Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләрне киләсе 50 елда җәй җылыну турында кисәттеләр
Россиядә якындагы ярты гасырда җәйге һава торышы сизелерлек җылыначак – уртача температура ким дигәндә ике-өч градуска артачак. Бу хакта климатолог һәм «Табигать һәм кешеләр» фонды вәкиле Алексей Кокорин хәбәр итте.
«Узган унъеллыкларда күзәтелгән климатик трендлар һәм Баш геофизик обсерватория фаразларын анализласак, Россиядә җәй тагын да эсселәнә барачак, дип расларга мөмкин. Температураның 2-3 градуска артуы котылгысыз», - дип аңлатты белгеч.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы 50 елда илдәге һава температурасы якынча ике градуска арткан. Шул ук вакытта илнең масштабы төрле күренеш бирә: кайдадыр җылыну көчлерәк сизелә, ә башка төбәкләрдә үзгәрешләр сизелми диярлек.
Элегрәк, июньдә, Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд глобаль җылытуның төп факторы булып кеше эшчәнлеге тора, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә антропоген йогынты климатка табигатьтәге үзгәрешләргә караганда көчлерәк тәэсир итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз