news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне интернетка үзең хакында нинди мәгълүмат куярга ярамавы хакында кисәттеләр

Мошенниклар, социаль челтәрләрдәге белешмәләрдән файдаланып, кеше турында теләсә нинди мәгълүматны таба ала. Россия сыйфат системасының Кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге юрисконсульты Игорь Поздняков «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, социаль челтәрдә телефон номеры, электрон почта адресы, ИНН, Telegram-каналдагы ник, адрес, туган көн һ.б. мәгълүматларны урнаштырырга ярамый. Мошенниклар, бер компонентны белеп, калган белешмәләрне эзләү өчен махсус интернет-ботны эшкә җигәргә, соңыннан аларны шантаж максатында кулланырга мөмкин.

Поздняков сүзләренчә, интернетта мошенниклардан саклануы кыен. Шулай да социаль челтәрләрдәге аккаунтларны ябарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100