Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләрне февральдә дүрт көнлек эш атнасы көтә
Россиядә киләсе кыска эш атнасы февральдә көтелә. Россиялеләр 24 февральдән 27 февральгә кадәр дүрт көн эшләячәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.
«Киләсе кыска эш атнасы февральдә була. Россиялеләр 24-27 февральдә дүрт көн эшләячәк», - дигән депутат РИА Новости белән әңгәмәдә.
Эш атнасы бәйрәм көне уңаеннан кыскартылачак. Дүшәмбе, 23 февральдә, Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә россиялеләр дүрт көн генә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз