news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрне банк мошенникларының яңа алымы турында кисәттеләр

Мошенниклар үз хикәяләрен раслау өчен россиялеләргә мессенджер аша ялган документлар, шул исәптән банк хезмәткәрләренең «таныклыклары»н җибәрә башлаган. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов белдерде.

«Явыз ниятле кешеләр алдауны тагын да ышандыручы итү өчен клиентка мессенджер аша ялган документлар җибәрә», - дип хәбәр итте ул.

Мисал итеп ул «банкның квалификацияле хезмәткәренең шәхесен раслау турында таныклык»ны китерде. Шул ук вакытта Кузнецов принципиаль яңа алдау схемасы турында сүз бармый, бары тик элеккегеләренең яңа төрләре генә ачыклана, дип билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot