news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрне 2026 ел ахырына кадәр тагын өч кыска эш атнасы көтә

Россиялеләрне 2026 ел ахырына кадәр тагын өч кыска эш атнасы көтә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиялеләрне 2026 ел ахырына кадәр тагын өч кыскартылган эш атнасы көтә, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Якындагы кыска эш атнасы июньдә көтелә. Эш көннәре 8 июньнән 11 июньгә кадәр булачак, шуннан соң ил халкы 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтәчәк. Гомумән алганда, россиялеләр өч көн рәттән ял итә алачак.

Аннан соңгы кыскартылган эш атнасы ноябрьгә туры килә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү сәбәпле, 2, 3, 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булачак.

Тагын бер кыска эш атнасы ел ахырында көтелә. Россиялеләр 28-30 декабрьдә эшләячәк. Пәнҗешәмбе, 31 декабрь, ял көне булачак, шуннан соң Яңа ел каникуллары башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot