news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә хәзер нинди фатир сатып алу отышлы булуын әйттеләр

Яңа йорттагы фатирны – әзер ремонт белән, икенчел торактагысын ремонтсыз сатып алуың отышлырак. Йортларны эчке бизәкләү буенча эксперт Алексей Орехов шулай дип белдерде.

«Яңа йорттагы бизәкләү эшләре башкарылган һәм мондый эшләр башкарылмаган фатирның квадрат метры бәясендәге аерма – 130 мең сум. Ә нульдән башланган мөстәкыйль ремонт 70 мең сумга җитәргә һәм артып та китәргә мөмкин», - диде белгеч «Известия» газетасына.

Ул әзер ремонтлы яңа фатирларда бизәкләү эшләре сатып алучыга арзангарак төшәчәген әйтте. Икенчел торактан фатир сатып алганда эксперт планировкасы, урнашу урыны уңайлы булуына һәм инфраструктурага зур игътибар бирергә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100