Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләргә хайваннарның хуҗаларына карата эш ачу турындагы яңа законны аңлаттылар
Россия Хөкүмәте, хокук бозу фактын раслый торган дәлилләр булган очракта, хайваннарның хуҗаларына карата шунда ук административ эш ачарга мөмкинлек бирә торган закон проектын хуплады.
Закон проекты органнарның хокук бозу очракларына реакциясен тизләтергә тиеш. Бу хакта Мәскәү өлкәсе хайваннарны яклаучылар альянсы директоры, Рус муниципаль округы иҗтимагый палатасы әгъзасы Юлия Рубцова «Радио 1» белән әңгәмә сөйләгән. Ул шулай ук гражданнарны хокук бозу очракларын актив рәвештә камера белән теркәргә чакырган.
Бу эшне озакка сузмаска кирәк, чөнки оператив рәвештә тиешле органнарга җибәрелгән гариза гына гаепле кешене «кайнар эзләр» буенча табарга һәм җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, дип өстәгән Рубцова.
«Хайван хуҗасы ягыннан хокук бозу факты теркәлгән очракта, аны административ җаваплылыкка тартырга мөмкин. Мәсәлән, эт урамда йөргәндә йомышын үтәгән, ә хайванның хуҗасы, моны җыеп алмыйча, китеп барган очракта. Кыенсынмагыз, курыкмагыз – этләр дә, кешеләр дә яхшы яшәсен өчен, барысы да тигез булырга тиеш», - дигән Рубцова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз