news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә үлгән ир я хатыныңның пенсиясен алу кагыйдәләрен аңлаттылар

Россиялеләр бер үк вакытта үз пенсиясен һәм үлгән ире я хатыны өчен туендыручысын югалту уңаеннан түләүләрне ала алмый. Бу түләүләрнең берсен генә сайларга кирәк, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин.

Туендыручысын югалту сәбәпле, пенсияне үлгән кешенең хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары ала.

2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләү 9 584,69 сум тәшкил итә, ә туендыручысын югалту уңаеннан пенсия - 4 792,35 сум.

Моннан тыш, туендыручыны югалту буенча пенсия түләүләре өчен картлык буенча бирелгән кайбер өстәмә түләүләр гамәлдә түгел. «Шуңа күрә, үз пенсияңне үлгән иреңнең я хатының пенсиясенә алыштыру турында карар кабул иткәнче, моның, чыннан да, отышлырак булачагына инанырга кирәк», - дип йомгаклады эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot