news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә тере чыршыларны 20 декабрьләрдә сатып алырга киңәш иттеләр

Россиялеләргә тере чыршыларны 20 декабрьләрдә сатып алырга киңәш иттеләр

Тере чыршыны декабрьнең 20 ләреннән соң сатып алырга кирәк, чөнки алданрак алынган чыршы Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы коелачак. Әлеге киңәшне Россия халкына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә бирделәр, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Чыршыны декабрьнең егерменче числоларында алу яхшы. Алдан сатып алынган чыршы Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы ук, күпкә алданрак коелачак», — дип ассызыкладылар ведомствода.

Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә агачның тышкы кыяфәте турында берничә киңәш бирелгән. Чыршының кәүсәсе ярыкларсыз шома һәм шактый юан, ботаклары сыгылмалы һәм энәләре куе зөбәрҗәт төсендә булырга тиеш.

Сатып алыр алдыннан шулай ук берничә ылысны алып, кулда ышкып карарга кирәк — алардан үзенчәлекле чыршы исе таралырга тиеш. Сатып алу өчен бер башлы чыршыны сайлау яхшырак, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Болардан тыш, өйгә алып кайткан агачка җылыга яраклашырга вакыт бирергә кирәк. Чыршыны ике-өч сәгатькә салкынча урынга (мәсәлән, балконга) куярга, аннары гына урнаштырырга һәм бизәргә кирәк.

18 декабрьдән Татарстанда «Чыршы» ведомствоара операциясе узачак. 2022 елда аның барышында ылыслы агачларны законсыз кисүнең биш очрагы теркәлгән, дип билгеләп үтә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100