news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә Телеграмның өч мөмкин булган альтернативасын атадылар

Element, Jabber һәм Briar мессенджерлары Телеграмны алмаштыра ала. Бу хакта Илкүләм технологик инициатива (НТИ) эксперты Игорь Бедеров белдерде, дип яза РИА Новости.

Спикер сүзләренчә, әлеге сервислар югары дәрәҗәдә хосусыйлыкка ия һәм аларны шәхси язышу өчен дә, эш чатлары өчен дә кулланырга мөмкин (компанияләр аларны үз серверларында урнаштыра ала).

Тагын эксперт Россиянең eXpress мессенджерын аерып күрсәтте. Аны корпоратив мохиттә кулланалар.

Әмма, Илкүләм технологик инициатива «Зур мәгълүматларны саклау һәм анализлау технологияләре» юнәлеше буенча Компетенцияләр үзәге директорының технологияләр трансферы буенча урынбасары Тимофей Воронин сүзләренчә, бүгенге көндә сервисны мәгълүмат таралудан 100 процент саклый дип әйтеп булмый.

Ул мошенниклар сезнең язышуларыгызны аккаунтны ватып, мисал өчен, фишинг сылтамасы аша яки керү өчен җибәрелгән код-раслауларны тотып, алар аша аккаунтка кереп күрә ала. Шулай ук шпион программасы җайланманың үзенә дә куелырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100