news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә пенсияләрне билгеләүнең яңа тәртибе турында сөйләделәр

Россиялеләргә пенсияләрне билгеләүнең яңа тәртибе турында сөйләделәр
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

7 июльдән Россиядә пенсия түләүләрен рәсмиләштерүнең яңартылган тәртибе эшли башлады. Хәзер пенсияләрнең күпчелек төрен билгеләү өчен гражданнарга паспорт һәм СНИЛС күрсәтү дә җитә, дип хәбәр итте Дәүләт Думасы депутаты, бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш.

Парламентарий сүзләренчә, Россия Социаль фонды кирәкле башка мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә Бердәм цифрлы платформа аша ала.

«Хәзер күпчелек пенсияләрне рәсмиләштерү өчен гражданинга бары тик ике документ – эчке паспорт һәм СНИЛС күрсәтү дә җитә. Калган мәгълүматны Социаль фонд эш бирүчеләрдән, салым органнарыннан һәм архивлардан Бердәм цифрлы платформа аша мөстәкыйль рәвештә сораячак. ЗАГСтан яки теркәлү турында өстәмә белешмәләр җыярга кирәк булмаячак», - дип белдерде Панеш «NEWS.ru»га.

Депутат билгеләп үткәнчә, пенсия түләүләренең күбесе гаризасыз билгеләнәчәк.

«Өстәмә документлар бары тик аерым очракларда гына таләп ителәчәк – гражданин турында мәгълүмат цифрлы мәгълүмат базаларында булмаган очракта гына», - дип йомгаклады парламентарий.

news_right_1
news_right_2
news_bot