news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә пенсия күләмен ничек арттырырга мөмкин икәнен аңлаттылар

Россиялеләргә пенсия күләмен ничек арттырырга мөмкин икәнен аңлаттылар

Пенсияне рәсмиләштерүне кичектергәндә, картлык буенча иминият пенсиясе күләме артачак. Бу хакта Россия хатын-кызлары социал-демократик берлеге рәисе, Юстиция министрлыгының арбитраж идарәчесе Ольга Епифанова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, пенсияне рәсмиләштерүне кичектергәндә индивидуаль пенсия коэффициентлары суммасына да, теркәлгән түләүгә дә арттыручы коэффициентлар кулланыла.

Ул билгеләп үткәнчә, арттыручы коэффициентлар кимендә бер елга кичектерелгәндә генә гамәлдә була башлый, ә аларны куллануның максималь вакыты ун ел белән чикләнә.

«Башка сүзләр белән әйткәндә, әгәр россияле пенсия яшенә җиткәннән соң иминият пенсиясен рәсмиләштерүне 1-2 елга кичектереп торса, булачак пенсия закон нигезендә арта, – дип йомгаклады эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot