news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә машина йөртү таныклыгының яңа форматы биреләчәк

1 октябрьдән башланачак цифрлы машина йөртү таныклыкларына бәйле тәҗрибә нәрсәне аңлата һәм машина йөртүчеләргә пластик таныклыкны үзләре белән алмаска рөхсәт ителәме. «Европа Юридик Хезмәте» юристы Дмитрий Безделин «Прайм» агентлыгына шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, шәхси QR-код рәвешендәге электрон машина йөртү таныклыгы «Госуслуги авто» мобиль кушымтасында урын алган. Безделин билгеләп үткәнчә, Россиянең ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә цифрлы таныклыкны тәҗрибә рәвешендә күрсәтергә рөхсәт иткән. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кабул ителгәнче, машина йөртүчеләр пластик документны үзләре белән алырга тиеш.

Безделин хәзерге вакытта ОСАГО полисының электрон форматы әзерләнүен әйтте, ул да QR-код рәвешендә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100