Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләргә май аенда пенсиягә өстәмә түләүне кем алачагын аңлаттылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан май аенда пенсияләренә өстәмә түләү алачак. Бу хакта Прайм агентлыгына Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов сөйләде. РИА Новости шул хакта яза.
Дәүләт башлыгы карары нигезендә, сугыш вакытында кимендә алты ай эшләгән затлар, шулай ук сугыш хәрәкәтләре чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән элеккеге концлагерь, төрмә һәм гетто тоткыннары 55 мең сум алачак.
«Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары 80 мең сум юбилей түләвен алачак. Моннан тыш, үлгән сугыш инвалидларының һәм сугышта катнашучыларның, шулай ук Бөек Ватан сыгышында, Финляндия һәм Япония белән сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары яки тол ирләре түләүләр алуга хокуклы», - дип сөйләде эксперт.
Матди ярдәмне бернинди гаризаларсыз күчерәчәкләр. Шулай ук Россия субъектлары үзләренең өстәмә түләүләрен билгели ала. Аерым алганда, Мәскәүдә, Федераль түләүдән тыш, алучылар категориясенә карап, тагын 25-70 мең сум күчерәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз