news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне май аенда ике кыскартылган атна турында искәрттеләр

Россиядә ике май атнасы кыскартылган булачак. Ай башында 2 һәм 3 майда эшлисе була, ә инде 4 һәм 5 майда яллар (шимбә, якшәмбе) көтелә.

Киләсе атнада 3 эш көне булачак: 6, 7 һәм 8 май (дүшәмбе – чәршәмбе). Ә аннан соң россиялеләр Җиңү көне хөрмәтенә тагын 4 көн ял итәчәк – 9-12 майда (пәнҗешәмбе – якшәмбе). Мондый «график» Россия Хезмәт министрлыгында чыккан җитештерү календарендә күрсәтелгән.

Министрлыкта шулай ук гражданнарга һөнәри май бәйрәмнәре турында да искәрттеләр. Мәсәлән, 19 майда Россиядә Фармацевтика хезмәткәре көне, 21 майда Полярчылар көне, ә 26 майда Химиклар көне билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, 27 майда Россиядә Гомумроссия китапханәләр көне, 31 майда Россия адвокатурасы көне билгеләп үтелә.

Искәртик, киләсе кыскартылган эш атнасы россиялеләрне июнь аенда көтә. Ул 12 июньдә (чәршәмбе) – илдә Россия көне билгеләп үтелгәндә булачак.

Аннары өстәмә ял 4 ноябрьдә генә булачак (Халыклар бердәмлеге көне).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100