Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләргә коммуналь хезмәтләргә тотылган чыгымнарны янга калдыру ысулларын аңлаттылар
Сантехниканы төзек хәлдә тоту, энергияне азрак куллану һәм түләү документларын игътибар белән тикшерү коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк. Мәскәү дәүләт педагогика университетының Икътисад, идарә итү һәм хокук институты хокук департаменты башлыгы Виталий Матвеев «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләде.
Эксперт билгеләп үткәнчә, мошенниклык схемаларын булдырмас өчен түләү квитанцияләренең дөреслеген тикшерү мөһим.
«Мошенникларның почта тартмаларына оригиналга бик охшаган ялган түләү квитанцияләре салган очраклар да бар. Ялган квитанция буенча түләп, үз акчаңны кире алуы кыен булачак, бөтенләй ала алмавың да бар», - дип кисәтте Матвеев.
Ул шулай ук квитанциядә өйдә кулланылмый торган хезмәтләр булу-булмавын (әйтик, радионокталар) тикшерергә киңәш итте. Барлык коммуналь хезмәтләргә исәпләү приборлары куярга, шул ук вакытта аларның күрсәткечләре исәпкә алынуын күзәтергә кирәк. Югыйсә, нормативлар буенча түләргә туры киләчәк, ә бу отышлы түгел.
Эксперт сантехниканың торышын акчаны янга калдыруның мөһим факторы дип атады. Энергияне саклый торган техникадан файдалану һәм электр энергиясен экономияле куллану да коммуналь түләүләрне киметүгә үз өлешен кертә.
«Боларның барысы да елына 5-10 мең сум акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк», - дип сүзен төгәлләде Матвеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз