news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә картлыкны ничек әкренәйтергә мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр

Көнгә өч чынаяк чәй картлыкны әкренәйтергә ярдәм итә. Әлеге фикерне Кытай галимнәре тикшеренүләренә сылтама белән эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова белдерә. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

«Кытай галимнәре ышандырганча, чәй кешенең биологик яшен киметергә сәләтле. Нәтиҗәләр мәгълүматлар анализына һәм Кытай һәм Бөекбританиянең 14 меңгә якын кешесен сораштыруга нигезләнгән», — дип язган белгеч үзенең Telegram каналында.

Тикшеренүләр барышында респондентлардан нинди чәй яратулары һәм аны күпме эчүләре белән кызыксынганнар. Нәтиҗәдә, галимнәр көненә алты-җиде грамм салып кайнатылган өч чынаяк чәй эчү организмны яшәртергә сәләтле, дигән нәтиҗәгә килгән, дип аңлата табиб.

Галимнәр чәйдәге актив кушылмалар һәм матдәләр яшьлекне озайтырга мөмкинлек бирүен билгеләгән, дип ачыклык кертә Павлова.

Элегрәк билгеле булганча, картаюны тизләтүче ашамлыклар арасында беренче урында татлы ризыклар һәм углеводлар, шулай ук алкоголь һәм тозланган ризыклар тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100