news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч карбыз сайлау өчен киңәшләр бирде

Белгеч карбыз сайлау өчен киңәшләр бирде
"Татар-информ" архивы

Карбызны супермаркетларда һәм базарларда сатып алырга кирәк, чөнки анда алар пестицидлар, нитратлар һәм радионуклидларга тикшерү уза. Җиһазландырылмаган сәүдә нокталарында моны эшләмиләр, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына «Перекресток» экспресс-илтеп җиткерү сервисының өлкән менеджеры Юлия Лемешева. РИА новости шул турыда яза.

Эксперт сүзләренә караганда, иң яхшысы – контрастлы буй сызыклары күп булган һәм сары-кызгылт табы зур булмаган, җиде-тугыз килограммлы карбыз алу.  Өлгергән җиләккә шакыганда аның тавышы чыңлап тора һәм ачык була, уч төбе белән сукканда карбыз «җавап кайтара».

«Тәҗрибәле сатып алучылар, кагыйдә буларак, карбызны шакып карап сайлый. Җиләккә йодрык белән шакыгыз –  өлгергән карбыз ачык һәм яңгыравык тавыш чыгара, ә өлгермәгәненең тавышы начар чыга. Карбызга колагыгызны диңгез кабырчыгына куйган кебек куя аласыз, һәм аннары карбызны җиңел генә кысарга була – өлгергән карбыз бераз гына шатырдаячак», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Лемешкова карбызны 10-15 градуста һәм дымлылык 80-90 процент булган шартларда сакларга кирәген әйтте.

Гомумән алганда, карбызны берничә ай дәвамында сакларга мөмкин. Киселгән карбызны бүлмә температурасында сакларга ярамый – ул берничә сәгатьтән соң бозыла башлый, ди белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100