Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләргә кайнар суны сүндерү сроклары турында искәрттеләр
Коммуналь хезмәтләр кайнар суны планлы рәвештә сүндерү вакытын ирекле рәвештә арттыра алмый. Озайту объектив сәбәпләр булганда һәм җирле хакимият белән килешү буенча гына рөхсәт ителә. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский хәбәр итте.
«Мәскәүдә кайнар суны планлы сүндерү, кагыйдә буларак, конкрет адрес буенча 10 көнгә сыеша. Ил буенча төп ориентир булып ике атнага кадәр срок санала», – диде Александр Якубовский ТАСС белән әңгәмәдә.
Ул ачыклык керткәнчә, срокларны арттыру бары тик аерым очракларда гына мөмкин.
«Әгәр ресурслар белән тәэмин итүче оешмага ремонтка күбрәк вакыт кирәк булса, мондый дәвамлылык нигезләнергә һәм җирле үзидарә органнары белән килештерелергә тиеш», – дип билгеләде парламентарий.
Моннан тыш, халыкка эшләрнең озайтылуының сәбәпләре, аларны тәмамлау сроклары һәм кайнар су бирүне яңадан башлау датасы турында алдан хәбәр итәргә кирәк.
Кайнар су белән тәэмин итүне планлы сүндерү җылылык белән тәэмин итү системаларын профилактикалау һәм тикшерү өчен башкарыла. Бу чорда белгечләр җылылык челтәрләренә гидравлик тикшерүләр һәм магистраль торбаларга диагностика ясыйлар.
Күпчелек төбәкләрдә профилактика эшләре ике атнага кадәр дәвам итә. Шул ук вакытта срокны 14 көнгә арттыру халыкка коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләүне таләп итәргә хокук бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз