news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә йорт хайваннары тотуга карата таләпләрне бозган өчен штраф сала башлыйлар

РФ Дәүләт Думасы депутатлары йорт хайваннары тотуга карата таләпләрне үтәмәгән өчен 30 мең сумга кадәр административ штраф түләтү турындагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Мондый хокук бозу өчен физик затларга 3 мең, вазифаи затларга 15 мең, ә юридик затларга 30 мең сумга кадәр штраф янаячак.

Штрафны йорт хайванын хакимият рөхсәт иткән урыннардан тыш җирдә берүзен йөрткән очракта (әгәр хуҗа хайван артыннан тереклек эшчәнлеге продуктларын җыештырмый, шулай ук потенциаль куркыныч этләр борынчыксыз йөртелә икән) алырга мөмкин.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда тәнендә тешләү эзләре булган хатын-кыз гәүдәсе табылганнан соң, суд этләр хуҗасын кулга алды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин түземле булырга һәм тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә чакыра. Тикшерү күрсәткән мәгълүматлар нигезендә тиешле нәтиҗәләр ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100