news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кошчылык берлеге йомыркага бәяләр үзгәрмәячәк дип белдерде

Россия кошчылык берлеге йомыркага бәяләр үзгәрмәячәк дип белдерде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Йомырка бәяләре төшүе икеле. «Парламент газетасы»на Россия кошчылык берлеге («Росптицесоюз») генераль директоры Галина Бобылева шулай дип белдерде, дип яза РИА Новости.

«Йомырка арзанаймаячак. Минемчә, билгеләнгән бәяләр — дистәсе 110-125 сум — абсолют дәрәҗәдә нормаль, гадел һәм әлеге продукт өчен адекват», — диде ул.

Бобылева аңлатканча, бүген җитештерүчеләрнең бәясе 95-105 сум тора, ә калганнары —котылгысыз сәүдә өстәмәсе бәясе.

2023 елда Россиядә тавык йомыркасы якынча бер ярым тапкыр кыйммәтләнде. Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә аңлатуынча, моңа ихтыяҗның артуы китергән, ә җитештерү үсмәгән, һәм импорт вакытында ачылмаган.

Декабрь уртасында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр иткәнчә, ведомство Азәрбайҗан һәм Төркиядән товар килүен көтә — ул бәяләрне түбәнәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Хөкүмәт 1 гыйнвардан 30 июньгә кадәр 1,2 миллиард тавык йомыркасын пошлинасыз кертергә рөхсәт итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100