news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә иң югары хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атадылар

Нефть-газ тармагында эшләүчеләр, идарә итү мәсьәләләре буенча топ-менеджерлар һәм консультантлар, шулай ук программистлар иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр арасына керде. Бу хакта ТАСС агентлыгы FinExpertiza хезмәте һәм Росстатка сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, нефтьчеләр һәм газчылар 176,7 мең сумга якын хезмәт хакы ала. Финанс хезмәткәрләре һәм иминиятләштерүчеләрнең эш хакы – 155,5 мең, авиация тармагында эшләүчеләрнең – 151,9 мең, тәмәке продукциясе җитештерүчеләрнең 142,3 мең сум тәшкил итә. Аквакультура һәм балыкчылык тармагында, шулай ук тимер рудасы сәнәгатендә эшләүчеләр 109 мең сум хезмәт хакы белән унлыкның соңгы баскычында урнашкан.

Кием-салым җитештерү тармагында эшләүчеләр исә барыннан да азрак хезмәт хакы (уртача 33,5 мең сумга якын) ала. Җәмәгать туклануы биналары хезмәткәрләренә 39,1 мең сум түлиләр. Иң аз хезмәт хакы түләнә торган тармаклар исемлегенә китерү хезмәте (хат ташучылар, курьерлар) да кергән, алар 39,9 мең сум хезмәт хакы ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100