news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә имтиханнарга автомәктәпләрдән башка әзерләнергә рөхсәт итәргә телиләр

Илкүләм автомобиль берлеге РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга автомәктәпләрдә мәҗбүри укытудан тыш гражданнарга теоретик имтиханнарга һәм машина йөртергә әзерләнергә рөхсәт итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Ведомости» хәбәр итә, аның дөреслеген Илкүләм автомобиль берлеге президенты Антон Шапарин раслады.

Оешмада билгеләп үткәнчә, автомәктәпләрдә әзерлекнең сыйфаты яхшы түгел: укытучыларның еш кына квалификацияләре җитәрлек түгел, ә уку йортлары җитәкчеләре укучыларның уңышлары белән кызыксынмый.

Искәртик, 2013 елдан башлап имтиханнарга мөстәкыйль әзерләнү юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр белән тыела.

Моннан тыш, хатта Россия мәктәпләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм аларны бозган өчен җаваплылык турында мәҗбүри өйрәнү кертү инициативасы бар. Бу курсны «Ватан иминлеге һәм саклау нигезләре» дисциплинасы программасына кертергә тәкъдим ителә (элегрәк – ОБЖ).

news_right_1
news_right_2
news_bot