news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә февраль аенда ни өчен отпускага китәргә ярамаганлыгын аңлаттылар

Февральдә чираттагы ялга китү яки ниндидер сәбәп белән эш калдыру файдалы түгел: бу кыска айда бер эш көненең бәясе башка айларга караганда югарырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы SuperJob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән хәбәр итә.

«Атнага биш көн эшләүчеләрне февраль ахырында дүрт көн рәттән ял көтә: 23 февраль – бәйрәм, 24 февраль – 1 гыйнвардан күчерелгән ял көне, 25 һәм 26 февраль – февраль аендагы ике календарь ял көне. Моннан тыш, февраль үзе дә кыска ай – быел анда нибары 18 эш көне», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, окладта утыручы хезмәткәрләрнең эш хакы ай кыска булганга карап кимеми, дип искәртте белгеч.

«Февральдә эш көннәренең азлыгы бер эш көненең бәясе эш көннәре күбрәк булган башка айлар белән чагыштырганда югарырак булачагын гына аңлата. Шунлыктан февраль аенда чираттагы ялга китү яки ниндидер сәбәп белән эш калдыру файдалы түгел», - дип ачыклык кертте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot