news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә эшләмәгән килеш пенсияне арттыру серен ачтылар

Россиялеләр ала торган пенсиянең күләме һәр эшләгән ел өчен күчерелә торган пенсия баллары санына бәйле. Әмма кайбер очракларда кешегә эшләмәгән, ә җәмгыять өчен мөһим эшчәнлек белән шөгыльләнгән чор өчен дә баллар исәпләргә мөмкиннәр. «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү институты хокук факультетының халык хокукы департаменты доценты Фатыйма Дзгоева «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Моңа, аерым алганда, бала караган өчен бирелә торган ял керә. Беренче баланы ел ярым караган өчен – 2,7, икенче бала өчен – 5,4, өченче бала өчен 8,1 балл өстиләр. Инвалидны яки карт кешене карау, шулай ук армиядә хезмәт итү 1,8 балл белән бәяләнә.

«Әмма бу чорлар алар алдыннан яки алардан соң түләнә торган эш булган очракта гына иминият стажына кертелә. Шулай булмаганда алар стажга кертелмәячәк һәм пенсия балларында исәпләнмәячәк», - диде юрист.

Ул билгеләп үткәнчә, пенсия балларын сатып алырга да мөмкин – моның өчен Россия Пенсия фондына ирекле иминият взнослары кертергә кирәк. Нәтиҗәдә, тиешле стажның яртысын (ягъни 15 елдан да артык түгел) сатып алу мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100