news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә елның соңгы кыска эш атнасы турында искә төшерделәр

Россиядә елның соңгы кыска эш атнасы сишәмбе, 7 ноябрьдә, башланачак. Ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне аркасында дүрт көнлек булачак һәм бу юлы ял көненә туры килә һәм дүшәмбегә күчерелә.

«2023 елда Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрь – ял көненә, шимбәгә туры килә. Закон буенча, бу очракта ял көне бәйрәмнән соң икенче эш көненә күчерелә. Бу көн – дүшәмбе», - дип сөйләде РИА Новостига HeadHunter юристы, Хезмәт хокукы буенча эксперт Татьяна Нечаева.

Ул искәрткәнчә, ял көннәрендә яки эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен өстәмә ял көне бирелергә яисә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Эш бирүче хезмәткәрнең бәйрәм көнендә эшләргә ризалыгын сорарга тиеш, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot