news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкына электрон повесткалар 1 ноябрьдән килә башлаячак

1 ноябрьдән хәрби исәп һәм электрон повесткаларның электрон реестрлары эшли башлаячак, дип хәбәр итә Татарстан Оператив штабы.

Реестрда хәрби хезмәткә чакырылучы турында барлык шәхси мәгълүмат булачак.

Шулай ук аны эшләтеп җибәргәннән соң повестка җибәрелгән чакырылучылар хәрби комиссариатка килгәнче, илдән китү мөмкинлегеннән автомат рәвештә мәхрүм ителәчәк. Чакырылыш повесткасын җибәргәннән соң, чакырылучыга чит ил паспортын рәсмиләштерү мөмкин булмаячак.

Электрон повестка реестрга урнаштырылганнан соң 7 көн узгач тапшырылган дип саналачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100