Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләргә Азәрбайҗанга барганда андагы вазгыятьне истә тотарга киңәш итәләр
Россиялеләргә Азәрбайҗанга сәфәр кылганда бүгенге вазгыятьне истә тотарга кирәк. РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Азәрбайҗанга килгән яки анда бару мөмкинлеген караган гражданнарга агымдагы хәлне истә тотарга кирәк», - дип искәртте ул.
Захарова ведомство гражданнарга мәгълүмат бирүне дәвам итәчәк, дип өстәде.
Искәртеп үтәбез, шушы көннәрдә Екатеринбургта 2001-2011 еллардагы заказлы үтерүләр турындагы эш буенча этник оешкан җинаятьчел төркемнең алты катнашучысын тоткарладылар. Азәрбайҗан Хөкүмәте Россия хокук саклау органнарының гамәлләрен «көч куллану актлары» дип бәяләде. Аларда «этник билге» буенча эзәрлекләү чалымнарын күргәннәр һәм «соңгы вакытта мондый очраклар системалы төс алды», дип белдергәннәр.
30 июньдә Азәрбайҗан Эчке эшләр министрлыгы «Sputnik Азәрбайҗан» мәгълүмат агентлыгы офисында хокук саклау органнары тарафыннан операция уздырылуы турында белдерде. Соңрак министрлыкта агентлык офисында берничә кешенең, шул исәптән «Sputnik Азәрбайҗан» агентлыгы башлыгы Игорь Картавых һәм шеф-редактор Евгений Белоусовның тоткарлануы турында хәбәр иттеләр. Гаммәви мәгълүмат чаралары язуынча, россиялеләр Ираннан наркотиклар алып кайтуда, интернет аша наркотиклар әйләнешендә һәм кибермошенниклыкта гаепләнә.
Сишәмбе көнне Азәрбайҗанның Мәскәүдәге илчесе Рахман Мостафаевны РФ Тышкы эшләр министрлыгына чакырганнар, биредә аңа Бакуда тоткарланган Россия журналистларын кичекмәстән азат итүне таләп итеп вербаль нота тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз