news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә артык салкын көннәрдә өйдән эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Россиялеләргә артык салкын көннәрдә өйдән эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов законда хезмәткәрләргә бик салкын көннәрдә вакытлыча дистанцион эш форматына күчү хокукын ныгыту инициативасы белән чыгышясады. Мөрәҗәгать хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юлланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Чернышовның мөрәҗәгатендә билгеләп үтелгәнчә, мондый чара эшчеләрнең сәламәтлеген саклау һәм имин эш шартлары белән тәэмин итү конституцион гарантияләрен гамәлгә ашырырга, шулай ук начар һава торышы шартларында оешмаларның тотрыклы эшен саклау өчен мөһим.

Ул экстремаль түбән һава температурасы булган чорда хезмәткәрләр өчен вакытлыча дистанцион форматка күчү мөмкинлеген закон дәрәҗәсендә теркәргә тәкъдим итә.

Моннан тыш, төбәкләргә хезмәткәрләргә өйдән эшләргә рөхсәт ителә торган температура чиген, территориянең климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукы бирелергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot