news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә ана капиталын балаларга дарулар сатып алуга тотарга рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Ата-аналарга ана капиталын бала өчен түләүле медицина хезмәтләре алу яки аның өчен табиб билгеләгән дарулар сатып алуга тоту мөмкинлеген бирергә тәкъдим иткән закон проекты Хөкүмәткә тапшырылган. Документ Дәүләт Думасының депутатлар төркеме тарафыннан әзерләнгән. Аның авторлары арасында Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов та бар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Документ нигезендә «Баласы булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүдә өстәмә чаралар турында»гы законга үзгәрешләр кертергә ниятлиләр.

Ярослав Нилов сүзләренчә, баласы авырып киткән ана өчен иң мөһиме – аңа медицина ярдәме күрсәтү, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Шунлыктан документта ана капиталын Россия территориясендәге теләсә кайсы медицина оешмасында (аның медицина эшчәнлеге алып бару өчен өчен лицензиясе булган очракта) түләүле медицина хезмәтләре алуга сарыф итәргә мөмкин булачак диелгән. Моннан тыш, табиб билгеләгән даруларга (аларның исемлеген ил Хөкүмәте расларга тиеш) түләргә тоту мөмкинлеге дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100