Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләргә җәмәгать урыннарында учак ягучылар турында кая хәбәр итәргә икәнен әйттеләр
Россиялеләр җәмәгать урыннарында учак ягу кагыйдәләрен бозу очраклары турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итә ала. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза ясау комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров белдерде.
Аның сүзләренчә, ярамаган урыннарда учак ягу очраклары турында хәбәр итү ысулларының берсе — Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнарына мөрәҗәгать итү.
«Мангалда учак ягучылар турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлекчәсенә хәбәр итәргә мөмкин. Рәсми сайттагы «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлеге аша электрон гариза калдырырга була. Гаризага фото яки видео теркәсәгез, тагын да яхшырак», — дип билгеләп үтте ул.
Эксперт янгын чыгу куркынычы булган очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде.
Ул искәртеп үткәнчә, шәһәрләрдә учак ягу һәм мангалда ризык әзерләү махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда гына рөхсәт ителә. Паркларда, скверларда һәм бакчаларда учак ягу тыела.
Пикник өчен җиһазландырылган махсус зоналардан тыш урыннарда шашлык пешергән өчен 15 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз