Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләргә акча күчергәндә яңа чикләү турында хәбәр иттеләр
30 майдан россиялеләр гадиләштерелгән идентификация вакытында банкта счет ачмыйча гына 100 мең сумнан да артык акча күчерә алмаячак, дип белдерде халыкара финанс киңәшчесе, Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының тотрыклы үсеш финанслары кафедрасы доценты Мария Ермилова «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Белгеч билгеләп үткәнчә, элегрәк гадиләштерелгән идентификация вакытында акча күчерүнең максималь чиге беркайда да теркәлмәгән иде, бу җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш буенча халыкара стандартларга туры килмәде, хәзер бу бушлык бетереләчәк.
«Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш турында»гы закон кысаларында, 30 майдан бездә күчерелгән акчаның күләме белән бәйле билгеле бер чикләүләр кертелә. Гадиләштерелгән идентификация белән 100 мең сумнан да артып китмәгән яки чит ил валютасындагы тиңдәш сумманы күчерергә мөмкин булачак. Бу шулай ук электрон акчага да кагыла», - дип ачыклык кертте Ермилова.
Гадиләштерелгән идентификация вакытында клиент паспорт мәгълүматларын һәм фамилиясен, исемен, әтисенең исемен тапшыра. Әгәр күчерелгән сумма 100 мең сумнан артып китсә, тулы идентификация таләп ителәчәк.
«Хәзер регуляторлар Россия законнары дәрәҗәсендә җинаятьчел юлы белән алынган керемнәрне легальләштерү һәм капиталны илдән читкә чыгаруга каршы көрәшә», - диде эксперт.
Хәзер кертелә торган чара әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән, дип өстәде Ермилова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз