news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә 8 мартта ни өчен өч көн ял булмавын аңлаттылар

2025 елда традицион рәвештә 8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килә. Әмма моның белән бәйле өч көнлек ял көтелми, дип белдерде хезмәт хокукы буенча Headhunter эксперты Ольга Владимирова РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

«Бәйрәм датасы ял көненә (шимбә) туры килүгә карамастан, быел Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан озын яллар булмаячак. Бу ял көне июньгә күчерелде», - диде Владимирова.

Ял көнен җомгага, 13 июньгә күчерү элегрәк Хөкүмәт карары белән расланган иде. Шуның нәтиҗәсендә россиялеләр Россия көнендә дүрт көн рәттән ял итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot