news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә 60 мең сум пенсия алу өчен шартларны атадылар

Картлык буенча 60 мең сумлык иминият пенсиясен алу өчен аена 220 мең сумнан артык акча эшләргә кирәк. Өстәвенә, әлеге сумма керем салымыннан тотып калганчы күрсәтелгән. Тиешле исәпләүләр Россия Социаль фонды сайтында калькулятор буенча башкарылган.

Әмма, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб билгеләп үткәнчә, мондый пенсия алу өчен югары хезмәт хакы гына түгел, ә «ак хезмәт хакы» алырга, шулай ук озак вакытлы пенсия саклаулары шартнамәсен төзергә кирәк.

Парламентарий сүзләренчә, Россиядә пенсия хезмәт хакының 40н тәшкил итәргә тиеш. Әмма иминият кертемнәрен исәпләү өчен бердәм база буенча чикләүләр бар. Мәсәлән, билгеле бер суммадан соң взнослар 15% ка кадәр «төшә», диде Бессараб.

Депутат өстәп әйткәнчә, озак вакытка исәпләнгән пенсия акчалары шартнамәсен формалаштырсаң, 60 мең сумга пенсиягә алуга ирешергә мөмкин. Бүген дәүләт үз ягыннан 360 мең сум акча кертеп, мондый акчаларны формалаштырырга ярдәм итә һәм эш бирүчеләр дә ярдәм итә, дип билгеләде парламентарий.

news_right_1
news_right_2
news_bot