news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә социаль газлаштыру программасына тагын ике категория өстәлә

Төбәкләргә газлаштыру буенча социаль ярдәм программасына ике яңа категория кертергә кирәк. Алар — махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче беренче категорияле инвалидлар. Бу хакта газлаштыру буенча федераль штабның 30 нчы утырышында Россия вице-премьеры Александр Новак белдерде.

«2022 елдан башлап, ташламалы категорияле гражданнардан 52 меңгә якын кеше газлаштыру чыгымнарын 100 мең сумнан ким булмаган күләмдә компенсацияләүгә гариза биргән. Ноябрь башына 25 меңгә якын граждан гомуми суммасы 2 млрд сумнан артык булган социаль ярдәм чаралары алды», — дип искәртте Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча социаль газлаштыру программасы мөддәте чикләнмәгән. Аны тормышка ашыру темпларын бер ел эчендә шактый арттырырга мөмкин булды. Хәзерге вакытта россиялеләр 1,9 миллионга якын гариза биргән, хезмәт күрсәтү турында 1,4 миллионга якын килешү төзелгән. Шулай итеп, 95 процент гаризага документлар имзаланган.

Новак утырышта катнашучыларның игътибарын 406 мең кире кагылган гаризалар белән эшләүгә юнәлтте. Документларны рәсмиләштерүдә гражданнарга ярдәм итү өчен төбәк штаблары эшен активлаштырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100