news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр Яңа ел каникулларында 11 көн ял итәчәк

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин киләсе елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарны имзалады.

Яңа ел ялларында Россия гражданнары 11 көн (29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр) ял итәчәк.

Майда исә россиялеләрне ике тапкыр дүртәр көнлек ял көтә. Әмма февраль һәм март айларында, 8 майга һәм 13 июньгә күчерү сәбәпле, озын яллар булмаячак. Димәк, җәйнең беренче ае уртасында россиялеләр дүрт көн рәттән (12-15 июнь) ял итәчәк.

2025 елда шимбә, 1 ноябрь, эш көне булачак, әмма шуннан соң яллар 2 ноябрьдән 4сенә кадәр дәвам итә.

Россиялеләрне 2025 елда барлыгы 247 – эш һәм 118 ял көне көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot