Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә хезмәт хакы алачак
31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнергә тиеш, шул исәптән сәгать исәбеннән хезмәт хакы алучыларга да. Шулай ук хезмәткәр икеләтә күләмдә түләү урынына эштән ял сорый ала. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза үткәрү комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров сөйләгән.
Машаров билгеләп үткәнчә, РФ Хезмәт кодексының 113 маддәсе нигезендә, эш бирүчеләр билгеле бер категория хезмәткәрләрне генә бәйрәмнәрдә эшкә җәлеп итә ала. Бу, мәсәлән, кичектергесез эшләр белән шөгыльләнүчеләр булырга мөмкин. Әмма аларны да килешүдә язылган кагыйдәләр нигезендә генә эшкә чакыртырга ярый. Бәйрәм көннәрендә йөкле хатын-кызларны, балигъ булмаган балаларны һәм башка ташламалы категория вәкилләрен эшкә җәлеп итәргә рөхсәт ителми. Бу затлар иҗади һөнәр ияләре булгаң очраклар гына искәрмә булып тора.
Шулай ук Машаров искәрткәнчә, эш бирүчеләргә бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү һәм хезмәт хакы түләү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный. Оешмалар кагыйдәләрне беренче тапкыр бозган очракта 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, кабат бозган очракта 70 мең сумга кадәр штраф түләячәк. Икенче очракта җитәкчене 1-3 елга дисквалификацияләргә дә мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз