news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр сентябрь ахырына кадәр социаль хезмәтләр алу формасын сайлый ала

Федераль ташламаларга һәм социаль ярдәм чараларына хокуклы Россия гражданнары сентябрь ахырына кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын нинди формада – акчалата яки натураль формада алырга икәнен билгели ала. Бу хакта Россия Социаль фонды телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

«Натураль формага дарулар һәм медицина эшләнмәләре, шифаханәләргә юлламалар, шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта бушлай бару һәм кире кайту керә. Әгәр дә кеше бу хезмәтләрдән файдаланырга планлаштырмаса, ул алардан акча белән компенсацияләү файдасына баш тартырга мөмкин», - диделәр фондта.

Хезмәтләрне алу ысулын сайлауга гаризаны 1 октябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, Россия Социаль фонды клиент хезмәте яки күп функцияле үзәк аша тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта гражданнар һәр хезмәт буенча төрле вариантлар сайлый ала: мисал өчен, шифаханәгә юллама алу һәм түләүсез йөрү хокукын саклап калу, әмма айлык акчалата компенсация файдасына дарулар белән тәэмин итүдән баш тарту.

Фонд матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, сайланган вариант яңа елдан эшли башлый һәм яңа гариза биргәнче гамәлдә була. Әгәр гражданин элегрәк социаль хезмәтләр алу формасын билгеләгән булса, кабат мөрәҗәгать итү таләп ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot