news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлешчә мобилизацияләү буенча шикаятьне «Дәүләт хезмәтләре» порталында тапшырып була

Өлешчә мобилизацияләү буенча шикаятьне «Дәүләт хезмәтләре» порталында тапшырып була

Өлешчә мобилизациягә чакырылганда җибәрелгән хокук бозулар буенча шикаять бирү өчен форма «Дәүләт хезмәтләре» федераль порталында барлыкка килде.

«Бу хезмәт кичектерү өчен нигезләре булган, ләкин барыбер мобилизацияләнгән гражданнар өчен тәкъдим ителә. Гаризаны мобилизацияләнгән кеше дә, шулай ук башка кеше дә тапшыра ала», диелгән сайттагы сервис хәбәрендә.

Шул ук вакытта гариза бирү өчен повестка турында мәгълүмат һәм кичектерү өчен нигезне раслаучы документлар кирәк булачак. Аннары ул мобилизацияләнгән кеше хәрби исәптә тора торган төбәкнең чакырылыш комиссиясенә тапшырылачак.

РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция турында агымдагы елның 24 февралендә игълан итте. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында Россия лидеры 21 сентябрьдә хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100