news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр өчен киләсе кышта барлыгы 56 эш көне булачак

Россиялеләр киләсе кышта 90 көннән нибары 56 көн эшләячәк. Бу 20 елдан артык вакыт эчендә иң түбән күрсәткеч булып тора, дип аңлашыла ТАСС исәпләүләреннән.

«Бу – яңа ел бәйрәмнәре вакытында озын ял көннәре булу нәтиҗәсе. Күп еллар эчендә беренче тапкыр 1-11 гыйнварда эшләми торган бәйрәм көннәре булачак», - дип белдерде ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов. Ул искәрткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәренең гомуми озынлыгы, 2025 елның 31 декабрендәге ял көнен исәпкә алып, 12 көн тәшкил итәчәк.

Алдагы тапкыр 2004-2005 елларның кышкы сезоны алдагы кыштагы кебек үк кыска булган. Гадәттә исә декабрь, гыйнвар һәм февраль айларына 57-58 эш көне туры килә, шул исәптән кәбисә елларга. Иң озын эш кышы 2013-2014 елларда булды - 59 Көн.

news_right_1
news_right_2
news_bot