news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр махсус операция башланганнан алып хәрбиләр ихтыяҗына 22 миллиард сум күчергән

Россия гражданнары махсус операция башланганнан бирле хәрбиләргә ярдәм йөзеннән 22 миллиард сумнан артык акча күчергән. «Барысы да җиңү өчен!» акциясен координацияләүче оешма - Халык фронты матбугат хезмәтендә ТАСС агентлыгына хәбәр итүләренчә, 510 хәрби частька ярдәм күрсәтелгән.

«Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә яшәүчеләр 22,2 миллиард сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәткән. Соңгы айда гына да Халык фронты меңнән артык коптер, 580 берәмлек радиоэлектрон көрәш чарасы һәм 279 генератор тапшырган», - диде агентлык әңгәмәдәше.

2022 елның июненнән башлап Халык фронты 12 меңнән артык квадрокоптер, 14 мең радиостанция, 10 меңнән артык бинокль, төзәгеч һәм монокуляр, 230 квадроцикл, 24 мең бронежилет, 4 мең генератор, 78 мең аптечка сатып алган һәм хәрбиләргә тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100