Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр фатир ремонты өчен 260 мең сумга кадәр чыгымнарын кайтара ала - юрист
Яңа төзелгән йортларда фатир сатып алучылар милек өчен салым чигерүен алганда фатирның эчке эшләренә тотылган чыгымнарны да исәпкә алырга мөмкин. Бу хакта «Абзац»ка юрист Алексей Петропольский сөйләгән.
Салым чигерүе материаллар сатып алуга, проект эшләренә һәм ремонт бригадасы хезмәтләренә кагыла. Шул ук вакытта икенчел торакны ремонтлау, сантехника һәм йорт җиһазлары чыгымнары анда керми.
«Ремонтка лимит – иң күбе 2 миллион сумнан була ала, ягъни 260 мең сумга кадәр һәм гомердә бер тапкыр. Әгәр фатир үзе 2 миллион сум һәм аннан да кыйммәтрәк торса, лимит фатир суммасына кереп беткән була, һәм ремонт чыгымнарын өстәрлек урын булмый. Торак 2 миллион сумнан кимрәккә төшкәндә генә, ремонт өчен салым чигерүен өстәп була», – дип сөйләгән Петропольский.
Юрист сүзләренчә, мондый салым чигерүен яңа төзелештән фатир сатып алганда гына рәсмиләштерергә мөмкин. Бу өлешләп бүленгән төзелештә катнашу килешүендә яки йорт салучы белән төзелгән башка документта теркәлергә тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз