news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр элемтә салоннарында һәм хастаханәләрдә электрон паспорт күрсәтә алачак

Россиялеләр элемтә салоннарында һәм хастаханәләрдә электрон паспорт күрсәтә алачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиялеләр элемтә салоннарында һәм медицина учреждениеләрендә шәхесне раслау өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә паспорт күрсәтә алачак. Бу хакта РИА Новости яза.

27 февральдән РФ Президенты Владимир Путинның «Цифрлы паспорт» турындагы Указын гамәлгә ашыруның дүртенче этабы башланачак. Документ нигезендә, гражданнар операторларда элемтә хезмәтләрен алу өчен, шулай ук шәхси клиникаларда шәхесне раслау өчен «цифрлы паспорт» куллана алачак.

Шул ук вакытта медицина учреждениеләрендә Электрон паспортны куллану элек гражданин әлеге оешмаларда персоналаштырылган исәпкә алынган очракта гына мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot