Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләр «Дәүләт хезмәтләре»ндәге документларының кәгазь күчермәсен бушлай ала алачак
Күп функцияле үзәкләрдә яңа хезмәт барлыкка килде. Хәзер россиялеләр биредә «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинетларындагы документларының кәгазь күчермәсен бушлай ала һәм раслый алачак. Шул ук вакытта расланган күчермә электрон версиясе кебек үк юридик көчкә ия булачак, дип хәбәр итә «Объясняем.рф».порталы.
Хезмәткә, мисал өчен кредитны рәсмиләштергәндә Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан алына торган белешмәләр, таныклыклар, рөхсәтләр керә.
«Документларның расланган кәгазь күчермәсен алу өчен КФҮ бүлегенә килергә, гариза номерын атарга, паспорт һәм ышаныч кәгазен (юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә) күрсәтергә кирәк», — диелә хәбәрдә.
Бу хезмәт Россиянең 75 төбәгендә күрсәтелә. Аны алу мөмкинлеген «гариза» бүлегендә тикшерергә мөмкин. Электрон документ формалаштырылган хезмәтне сайларга кирәк. Әгәр дә әлеге сервис төбәктә бар икән, уң якта «КФҮдә кәгазь күчермә» дигән язу пәйда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз