news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр Дәүләт хезмәтләре аша бердәм пособие түләүне сорап 230 мең гариза тапшырган

Ике көн эчендә Дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар һәм көмәнле хатын-кызларга бердәм пособие түләүне сорап 230 меңнән артык гариза тапшырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Ике көн эчендә Дәүләт хезмәтләре порталы аша бердәм пособие түләүне сорап 230 меңнән артык мөрәҗәгать килде. Яңа ел бәйрәмнәрендә үк, бердәм пособие турындагы закон рәсми рәвештә үз көченә кергәч, Социаль фонд хезмәткәрләре гаризаларны карарга керешә. Гаиләләр пособиене 2023 елның гыйнвар урталарында ук ала башлаячак», - дип искәртте хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Бердәм пособие – яңа ярдәм чарасы, ул аз керемле гаиләләр өчен элегрәк гамәлдә булган федераль түләүләрне берләштерә. 2023 елның 1 гыйнварыннан гаиләдәге барлык балаларга түләүләр рәсмиләштерү өчен бер электрон гариза да җитәчәк.

2023 елда бу пособиене 10 миллион кеше алыр дип көтелә. Әлеге максатларга федераль һәм төбәк бюджетларында 1,7 триллион сум акча каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100