news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр 2027 елның мартыннан чит илдән шалтыратуларга үз-үзенә тыю билгели алачак

Россиялеләр 2027 елның мартыннан чит илдән шалтыратуларга үз-үзенә тыю билгели алачак
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиялеләр 2027 елның 1 мартыннан «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки күпфункцияле үзәк аша чит илдән кергән шалтыратуларга үз-үзенә тыю билгели алачак. Чара телефон мошенниклыгы очракларын киметергә тиеш, дип хәбәр иткән РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының Цифрлы үсеш һәм ясалма фәһем комитеты рәисенең беренче урынбасары Антон Немкин.

Депутат сүзләренчә, чикләү мәҗбүри булмаячак: аннан файдалану карарын һәр абонент мөстәкыйль кабул итә алачак. Ул ассызыклаганча, сүз халыкара элемтәне тулысынча тыю турында түгел, ә мондый шалтыратулар кирәк булмаган кешеләр өчен өстәмә мөмкинлек турында бара.

Ул чикләүләрне урнаштыру һәм бетерү тәртибе максималь гади булырга, аннан цифрлы грамоталылык дәрәҗәсе төрле булган кешеләр файдалана алырга тиеш, дип өстәде. Бу чара өлкән яшьтәге гражданнар өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки еш кына нәкъ менә алар телефон аферистлары корбанына әверелергә мөмкин.

Шул ук вакытта тыю билгеләү мошенниклыктан тулысынча яклауны гарантияләми, чөнки җинаятьчеләр Россия номерларын һәм башка элемтә каналларын куллана ала.

Немкин фикеренчә, телефон мошенниклыгына каршы көрәш, җайга салуны камилләштерүне, элемтә операторлары эшен һәм халыкның цифрлы грамоталылыгын арттыруны да кертеп, комплекслы якын килүне таләп итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot