Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр 2027 елдан махсус торак кертемнәрен ача алачак
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта россиялеләргә банклар белән торак өчен акча җыю килешүләрен төзергә мөмкинлек бирәчәк закон кабул итте. Бу 2027 елның 1 гыйнварыннан мөмкин булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документ банк кертемнәренең яңа төрен кертә – торак өчен акча җыю килешүе нигезендә ачыла торган торак кертемнәре. Алар ярдәмендә гражданнар торак сатып алуга, шәхси торак йорт төзүгә яки өлешләп төзелештә катнашуга акча туплый алачак.
Моннан тыш, банк мондый кертем хуҗасына, әгәр ул кредит оешмасы таләпләренә туры килсә, торак шартларын яхшыртуга кредит бирә алачак. Торак кертемнәрендәге акчалар иминиятләштереләчәк, ә иминият түләүләренең максималь суммасы 10 млн сум тәшкил итәчәк.
Мондый кертемне ким дигәндә өч елга ачарга мөмкин булачак. Шул ук вакытта инде бер елдан тупланган акчаларны ипотека буенча беренчел кертемгә яисә гамәлдәге торак кредитын, шул исәптән башка банкта рәсмиләштерелгәнен, түләү өчен файдаланырга рөхсәт итәчәкләр. Бу хакта элегрәк Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков хәбәр иткән иде.
Әгәр банк кертем хуҗасына ипотека бирүдән баш тартса яки ул үзе торак сатып алудан баш тартырга карар кылса, җыелган акчаларны процентлар белән бергә кире кайтарырга мөмкин булачак. Әмма программада катнашудан ирекле баш тарткан очракта акчаны килешү төзелгәннән соң ел ярымнан да иртәрәк алып булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз