Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр 200 мең сумнан артык акча ала торган тармакларны атадылар
Россиянең хезмәт базарында хезмәткәрләр 200 мең сумнан артык акча ала торган өлкәләр рейтингы төзелде. Беренче урында - торба үткәргеч транспорты эшчәнлеге. Анда уртача хезмәт хакы 316,7 мең сум тәшкил иткән, дип яза «Российская газета».
Икенче урында - нефть-газ чыгару (225,9 мең сум), ә өченчедә - балыкчылык һәм балык үрчетү (209,7 мең сум). Беренче бишлеккә шулай ук һава һәм космик транспорт эшчәнлеге (201,4 мең), тәмәке әйберләре җитештерү (191,8 мең сум) кергән.
Элегрәк Росстатта хәбәр итүләренчә, 2025 елның маенда россиялеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 99 422 сум тәшкил иткән. Бу 2024 елның шул ае белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз