news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр 1 декабрьдән фатирларда сауна яки хамам урнаштыра алачак

Россиялеләргә 1 декабрьдән фатирда сауна яки хамам урнаштырырга рөхсәт итәчәкләр, дип сөйләде «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә юрист Елена Кудерко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Эксперт декабрьдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Янгыннан саклау системалары. Саклау объектларында янгын таралуны чикләү. Күләмле-планлаштыру һәм конструктив чишелешләргә карата таләпләр» приказына төзәтмәләр нигезендә хамам һәм саунаны теләсә кайсы бинада урнаштырырга мөмкин булачак.

«Индивидуаль сауналар техник яктан капиталь стеналар таләп итми, шуңа күрә сауна җиһазларын урнаштыру фатирны яңадан планлаштыруга яки үзгәртеп коруга китерми һәм килештерүне таләп итми», дип искәртте Кудерко.

Ә хамамны урнаштыру өчен суүткәргеч торбаларны өстәмә кертү, шулай ук ванна бүлмәсен киңәйтү кирәк, дип билгеләп үтте ул. Бу очракта сезгә фатирны яңадан планлаштырырга рөхсәт алырга кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100