news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрнең яртысыннан артыгы Яңа ел каникулларын актив үткәрәчәк

Россия Федерациясенең 53 процент гражданы ялларны өйдә үткәрмәскә булган, бу 2016 елга караганда, 10 процент күбрәк.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең яртысыннан артыгы Яңа ел каникулларында сәяхәт кылырга планлаштыра, дип яза "Известия".

Россия Федерациясенең 53 процент гражданы ялларны өйдә үткәрмәскә булган, бу 2016 елга караганда, 10 процент күбрәк.

Россиялеләр арасында элеккечә мәдәни-танып белү туризмы популяр. Аннары - тау чаңгысы, пляж яки савыктыру яллары.

Респондетларның 73 проценты Россия буенча сәфәрне сайлаган, 27 проценты чит ил туризмына өстенлек биргән.

Сәяхәт өчен иң популяр юнәлешләр – Мәскәү һәм Санкт-Петербург — 31%. Респондетларның яртысы шулай ук РФ Алтын боҗрасы шәһәрләренә өстенлек бирә.

Чит ил сәфәрләре арасында экскурсия өчен иң популяр юнәлеш булып Европа санала, тикшеренүләрдә катнашучыларның 74 проценты Яңа ел каникулларында шунда юнәләчәк. Аннары – Азия (10%) һәм “Төньяк Америка (4%).

news_right_1
news_right_2
news_bot